Түбән Камада 2015 елгы социаль-экономик үсеш йомгаклары тикшерелде

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Түбән Камада, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, муниципаль берәмлекнең 2015 елгы социаль-экономик үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары тикшерелде. Шәһәр һәм район башлыгы Айдар Метшинның әйтүенчә, былтыр планлаштырылган барлык экономик күрсәткечләргә диярлек ирешелгән, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләр үтәлгән. Бурычлар арасыннан ул экономик үсеш территориясе позициясен тотып калуны, тормыш шартларын яхшыртуны, социаль иминлек һәм экологик куркынычсызлык тәэмин итүне билгеләп үтте. Аннан соң Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясап: “Экологик куркыныч­сызлык – регионның уңышлы үсеш характеристикаларыннан берсе. Түбән Камада күп кенә индустрия предприятиеләре тупланган, шуңа күрә куркынычсызлык мәсьәләсе тагы да кискенрәк тора”, – дип белдерде, Түбән Камада атмосферага пычраткыч матдәләр чыга­руны киметү, биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм заманчалаштыру, “Түбән Кама-нефтехим” ПАҖдә энергия саклау кебек экологик программаларга югары бәя бирде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International