Экология министрлыгы лабораториясе хезмәткәрләре энергетика университеты студентларына аналитик контроль алымнары турында сөйләде

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт энергетика университетының Инженерлык экологиясе һәм таби­гатьтән рациональ файдалану кафедрасы студентлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белән танышты. Инспекция тармаклары буйлап экскурсия барышында белгечләр студентларга  органик һәм неорганик газсыман, сыек һәм кайбер каты пробаларга, төрле табигый һәм индустриаль объектларга хроматографик анализ ясау комплексын күрсәттеләр, табигый һәм юынты сулардан, туфрактан, атмосфера һавасыннан пробалар алып анализлау, физик-химик анализ, биотест һәм гидробиологик тикшерү алымнары турында сөйләделәр. Студентлар шулай ук атмосфера һавасын тикшерү буенча күчмә экологик лаборатория һәм аны гамәлдә куллану белән танышты. Экскурсия Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында яшь буында дөньяга экологик караш тәрбияләү һәм студентларга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәттәшлек кысаларында уздырылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International