Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган табигать саклау законнарын бозуларның 98.3%ы бетерелгән. Идарә белгечләре 3425 тикшерү үткәргән, 2300 бозу ачыклаган, шуларның 2261е бетерелгән. Бу турыда бүген Казан шәһәр башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Россия шәһәрләренең экологик үсеше рейтингында Казан өч ел эчендә берьюлы 37 юлга күтәрелгән. Әле 2012 елда гына Татарстан башкаласы 45нче урында булса, 2013 елда 16нчы урынга, 2014 елда инде 8нче урынга күчкән. Пычратуларның 72%ы автотранспортка туры килә. Идарә белгечләре, ГИБДД хезмәткәрләре белән бергә, ел саен стационар постларда “Саф һава” операциясе үткәрәләр. Ел эчендә 1000ләп автомобиль тикшерелгән, пычраткыч матдәләрне арттыруның 218 факты беркетмә төзеп теркәлгән.
2015 елда Үзәк ТИ инспекторларына “Халык контроле” системасы аша 94 мөрәҗәгать кергән. Үзәк ТИ башлыгы Илһам Сабиров табигать саклау өлкәсендәге закон бозу факты турында хәбәр итүчеләргә акча түләү турында да искәртте, – калдыкларны рөхсәтсез ташлау я законсыз карьер казу турында фото- я видеосүрәтле хәбәр җибәрүче 1500 сум алачак. Социаль актив гражданнарны күзәтчелек эшенә җәлеп итү өчен Экология министрлыгы әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә җәмәгать инспекторлары институты төзегән иде, – 2015 елда ул инспекторлар 271 тикшерүдә катнашкан.
Министрлыкның матбугат хезмәте