Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән, җир өстенә сөт продукцияләре җитештерү калдыкларын түккән өчен “ЗМК” акционерлык җәмгыятенең Буа шәһәрендә урнашкан сөт комбинаты җәзага тартылачак. Пычранган туфракның мәйданы 300 кв.м, тирәнлеге 20 см. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары юридик затларга РФ КоАП 8.2 статьясы буенча 100 мең сум штраф салу турында административ беркетмә төзеде.
Министрлыкның матбугат хезмәте