Мәскәүдә 2016 елның апрелендә торбаларны атмосфераның озон катламына һәм Җир климатына зыянсыз күперткечләр кулланып изоляцияләүдә яңа технологияләр иңдерү үзәге ачыла. Проект Экологик чиста пенополиуретан эшләнмәләр җитештерүчеләр һәм кулланучылар берлеге ярдәмендә тормышка ашырыла. Ул берлек Россия Табигать министрлыгының “Технологияләр тапшыру ярдәмендә Россиядә гидрохлорфторуглеродлар куллануны баскычлап киметү һәм гидрофторуглеродларсыз энергетик нәтиҗәле суыту һәм климат җиһазларына күчүне стимуллау” ЮНИДО/ГЭФ проекты кысаларында төзелгән иде, – диелгән РФ Табигать министрлыгының рәсми сайтында.
Күбекле материаллар секторының ике тармак ассоциациясе һәм иң эре предприятиеләре кергән Берлекне оештыруның төп максаты – пенополиуретан эшләнмәләр ясаучы һәм кулланучыларның технологик операцияләрдә озон таркатучы матдәләр кулланудан баш тартуына булышу һәм аларны атмосфераның озон катламына һәм Җир климатына куркынычсыз технологияләргә күчерү. Берлек эшчәнлегенең зур бер нәтиҗәсе булып торбаларны атмосфераның озон катламы һәм Җир климаты өчен куркынычсыз күперткечләр кулланып изоляцияләү буенча яңа технологияләр кертү торды.
Үзәкнең төп бурычларына озон өчен куркынычсыз күперткечләр кулланып ясалган күбекнең физик-механик күрсәткечләрен өйрәнү, торбаларны озон өчен куркынычсыз технологияләр кулланып изоляцияләүгә күчерүне тизләтү максатларында озон өчен куркынычсыз композицияләр әзерләү керә.
Аннан тыш, Үзәк алынган продукциягә норматив документлар әзерләү һәм раслау, шулай ук озон өчен куркынычсыз күперткеч агентлардан торган компонентлар системасын Россиядә торбалар изоляцияләүгә киң иңдерү белән шөгыльләнә.
Үзәк рәсми рәвештә 2016 елның 15 апрелендә ачыла. Чарада Россия Табигать министрлыгының, башка федераль башкарма хакимият органнарыннан, БМОның индустриаль үсеш оешмасы ЮНИДОдан, Халыкара фәнни һәм техник мәгълүмәт үзәгеннән вәкилләр, шулай ук күбекле материаллар секторының иң эре ассоциацияләре һәм алдынгы компанияләре җитәкчеләре катнашачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте