Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру тәртибе расланды

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру һәм аларны ярашлы объектларга беркетү тәртибен раслау турындагы” боерыгы Россия Юстиция министрлыгында расланды, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. Боерык объектларга вакыт белән кабатланмый һәм шул объект бетерелгәнче сакланырга тиешле уникаль номер – объект коды беркетү тәртибен билгели. Шуның белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар турында дөрес белешмәләр алуны, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне, планлаштыруның максатчан программ алымнарын куллану өлкәләрен билгеләүне гарантияләүче дәүләти реестр алып бару тәэмин ителәчәк. Аннан тыш, реестр алып бару дәүләти экологик күзәтчелек чараларын планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

21.07.2014 № 219-ФЗ федераль законына ярашлы рәвештә объект коды арытаба шулай ук объектта хуҗалык итүче я бүтән эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләрнең, аны алу гаризасына кертелә торган белешмәләрнең бер өлеше буларак, комплекслы экологик чишелеш алуы мөмкинлеген тәэмин итү өчен кирәк булачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International