Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской Россия Хөкүмәтенә “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның дәүләти реестрын төзү һәм алып бару тәртибен раслау турындагы” карар проектын җибәрде, диелгән Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Реестрга әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы һәм Россия Федерациясе территориясендә я аның континенталь шельфында урнашкан барлык объектлар турында белешмәләр кертеләчәк. Реестрны алып бару шундый предприятиеләр һәм тискәре йогынтыларны киметү чаралары турында белешмәләрне тәртипкә салырга, шулай ук предприятиеләрне категорияләргә бүләргә мөмкинлек бирәчәк.
Реестр белешмәләрен формалаштыруга, алып баруга һәм актуальләштерүгә контроль Федераль экологик күзәтчелеккә алынырга тиешле объектларга карата Россия Табигать күзәтчелегенә, региональ кимәлдәге ФДЭК объектларына карата – РФ субъектларына йөкләнә. Аннан тыш, Россия Табигать күзәтчелеге администратор итеп билгеләнгән һәм үзендә реестр алып барылачак “Дәүләт контроле” информацион системасын программ тәэмин итү һәм эшләтү мәсьәләләрен хәл итә. Объектны дәүләт исәбенә салу өчен ИНН, КПП, объект урнашкан территория өчен ОКТМО, экономик эшчәнлек төрләре кодлары (ОКВЭД) турында белешмәләр бирергә кирәк булачак. Аннан тыш, мөрәҗәгать итүче ташландыклар чыгару һәм калдыклар урнаштыру массасына кагылышлы белешмәләр бирә, һәм алар Россия Табигать күзәтчелегенең рәсми сайтында ачык рәвештә урнаштырыла. Объектын теркәткәннән соң эксплуатацияләүче оешмага күзәтчелек кимәле (федераль я региональ кимәл), шулай ук объектның тискәре йогынты ясау кимәле буенча категориясе күрсәтелгән таныклык биреләчәк.
Барлык белешмәләр электрон төстә сакланачак, ел саен яңартылачак, кимендә ун ел сакланачак.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте