Бу көннәрдә Мәскәүдә “Беренчел Россия” III табигать фестивале бара, аның программасы Россиянең барлык почмакларыннан җыелган уникаль хайваннар дөньясы, кабатланмас ландшафтлар фотографияләре күргәзмәсеннән, алдынгы кыргый табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино күрсәтүләрдән, декоратив-гамәли сәнгать шөгыльләреннән тора.
Чараның төп темасы – Идел елгасы. Хәтерләсәгез, 2015 елның июнь аенда алдынгы фотографлардан, натуралистлардан, операторлардан, урбанистлардан һәм культурологлардан торган “Идел” фән-сәнгать экспедициясе Татарстан территориясендә дә эшләгән иде. Алар Идел елгасының башыннан тамагына кадәр яр буйларын өзлексез фотога һәм видеога төшерделәр.
Фестиваль шулай ук иң үзенчәлекле фотограф-натуралистлар, табигать турында документаль кино режиссерлары, тыюлык директорлары, сәяхәтчеләр белән очрашырга, фәнни-популяр лекцияләр тыңларга, Россиянең иң мөһим экологик проектлары белән танышырга, мавыктыргыч мастер-классларда катнашырга мөмкинлек бирә. Үсмерләр өчен аерым программа әзерләнгән, алар Россия табигате буенча кызыклы викториналарда катнаша, фәнни-популяр лекцияләр тыңлый, тамашалар карый ала. Фестивальне Рус география җәмгыяте һәм Федерация Советы оештырган.
Киң күләмле “Беренчел Россия” фестивале 2014 елдан бирле үткәрелә һәм туган табигать белән кызыксынучыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Аның күргәзмәләре бер ай буе Мәскәүдә, аннары исә Россиянең күп кенә бүтән шәһәрләрендә һәм чит илләрдә күрсәтеләчәк. Узган ике елда аларны дөньяның 70 илендә 2 миллионнан артык кеше карады.
Министрлыкның матбугат хезмәте