Түбән Кабан күлендә балыклар үлгән

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан ш. Һади Такташ урамы турысында Кабан күлендә балыклар үлү турында хәбәр керде. Шул урында Үзәк территориаль идарә инспекторлары үле балыклар тапты. Балыклар үлү сәбәпләрен ачыклау өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе су пробалары алды. Үзәк инспекциянең күчмә лабораториясе кислород микъдарына экстрен анализ үткәрде һәм нәтиҗәдә кислородның нормада булуын ачыклады. Тулырак анализлар 7-10 көндә билгеле булачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International