Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Залесный” бистәсендәге күл суына химик һәм токсикологик анализ нәтиҗәләрен игълан итте. Алдарак халыктан шул күлнең начар исле юынты су белән пычрануы турында хәбәр кергән иде. Шул урында атмосфера һавасы пробалары алынды, күчмә экологик лаборатория ярдәмендә азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, углерод оксиды, күкерт диоксиды һәм углеводородлар тикшерелде. Һавада соң чик концентрацияләрдән ашу ачыкланмады. Стационар лабораториядә су пробаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча соң чик концентрацияләрне аммонийның 24 тапкыр, фосфатның 14.7, фенолларның 16, ХПК 2.8 тапкыр узуы ачыкланды, бу исә күлнең хуҗалык-көнкүреш юынтылары белән пычрануы турында сөйли. Үзәк территориаль идарә инспекторлары бу хокук бозуга катнашлы затларны ачыклау максатыннан административ тикшерү кузгатты. Шулай ук Казан ш. башкарма комитетыннан күл тирәсендә урнашкан җир асты коммуникацияләре турында белешмәләр соратылды.
Исегезгә төшерәбез – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика иҗтимагый экологик кабулияте эшли. Табигать саклау законнары бозылу фактлары турында (843)267-68-67, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша яисә “Халык контроле” системасының “Экология” категориясенә хәбәр итәргә мөмкин, укучылар өчен махсус “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу турында фото-видеофиксацияле оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте