Президент Рөстәм Миңнеханов: «Экологларның системалы эшләвеннән, экологик күзәтчелектән, табигатьтән рациональ файдаланудан тыш без республикабызның инвестицияләр җәлеп итү өстенлеген югалтабыз»

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

“Югары үсешле индустриаль предприятиеләре булган республикада экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Стратегия-2030” программасында да яшәү тирәлеге аерым урын алып тора” – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсенең Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров катнашында узган берлектәге коллегия утырышында. 2016 елга бурычларга карата исә Президент Татарстанның Идел буе федераль округындагы иң күп сулы регион булуын һәм Су саклау зоналары елында яр буйларына ирекле үтүне тәэмин итүгә аеруча игътибар итәргә кирәклекне, экологик күзәтчелек органнарының яр буе зоналарындагы законсыз корылмаларны тикшерүне көчәйтергә тиешлеген билгеләп үтте.

Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров исә: “Татарстанда әйләнә-тирәлекне саклау буенча дөрес юнәлеш алынган. Табигать саклау законнарының яңа таләпләрен нәтиҗәле үтәү региондагы табигать саклау органнары бергәләп һәм җайлашып эш иткәндә генә мөмкин. Татарстан шуңа бер үрнәк булып тора”, – дип белдерде.

Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев үз докладында республика экономикасы белән экологик юнәлешле идарә итү аркасында Казанның экологик рейтинг буенча Россиядәге иң яхшы ун шәһәре арасына керүен, Дәүләт доклады белешмәләре буенча Түбән Каманың атмосфера пычрану кимәле иң зур булган шәһәрләр исемлегеннән чыгарылуын ассызыклады. “Безнең бурыч – экономиканы экологик юнәлештә үстерү, һәм монда әйләнә-тирәлекнең торышына күзәтчелекнең территориаль системасы зур роль уйный. Әйләнә-тирәлекнең торышына күзәтчелекнең тармак системаларын төзү буенча “Татнефть”, “ТАНЕКО”, “Түбән Кама-нефтехим” кебек эре предприятиеләр белән берлектәге эшләрне дә аерып әйтәсе килә”, – дип белдерде.

2016 елга төп бурычлар арасыннан Министр су объектларын төзекләндерү һәм  алар янында яшәү өчен уңай шартлар булдыру чараларын, республикадагы чистарту корылма­ларын модернизацияләүне һәм реконструкцияләүне, калдыклар белән эш итү өлкәсендә контроль-күзәтчелек чараларын, шул исәптән полигоннарны, чүп сортлау станцияләрен тикшерүне көчәйтергә, макулатура җыюны тергезергә, барыннан элек белем бирү оешмалары аркылы пластик савытлар җыюны оештырырга кирәклекне аерып күрсәтте.

Коллегия утырышында Идел буе федераль округының табигать саклау тармаклары, федераль органнар, прокуратура органнары, башкарма хакимият органнары вәкилләре, Татарстанның муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. Чара кысаларында эре предприятиеләрнең экологик эшләнмәләреннән, әйләнә-тирәлеккә мониторинг системаларыннан, информацион технологияләрдән, экологик белем бирү үрнәкләреннән торган күргәзмә дә оештырылды.

Коллегиянең барлык материаллары Министрлык сайтының “Министрлык эшчәнлеге – 2015 елгы эш йомгаклары буенча коллегия” бүлегендә урнаштырылган. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/kollegiya-po-itogam-raboti-za-2015-god.htm.

Фотолар күчереп алу өчен юнәлтмә: https://yadi.sk/d/tLuBM7KunGtHS.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International