Бүген Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы берлектәге утырышы уздырыла. Коллегиядә 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар карала.
Коллегиянең барлык материаллары Министрлык сайтының “Министрлык эшчәнлеге ‒ 2015 елгы эш йомгаклары буенча коллегия” бүлегендә урнаштырылган. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/kollegiya-po-itogam-raboti-za-2015-god.htm.
Коллегия утырышында Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы җитәкчеләре, Идел буе федераль округының табигать саклау тармаклары вәкилләре катнаша. Табигать саклау органнарының Россия Федерациясенең экологик үсеше өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләренә ярашлы эшчәнлеге, ТР буенча Россия Табигать күзәтчелегенең һәм ТР Экология министрлыгының табигать законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча эш йомгаклары, табигать саклау программаларын тормышка ашыру һәм башка мәсьәләләр каралачак. Чара кысаларында эре предприятиеләрнең экологик эшләнмәләре, әйләнә-тирәлеккә мониторинг системалары, информацион технологияләр күргәзмәләре, Татарстанда экологик белем бирүгә багышланган стендлар оештырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте