15 ноябрь – Бөтендөнья рециклинг көне

2015 елның 15 ноябре, якшәмбе

15 ноябрьдә Бөтендөнья рециклинг (икенчел эшкәртү) көне билгеләп үтелә. Чараның төп максаты – хакимият, җәмәгать, индустриаль структуралар игътибарын ресурсларның чикләнгәнлеге, очсызрак чимал кулланып әзер продукциянең кыйммәтен төшерү, әйләнә-тирәлек пычрануга каршы көрәш проблемаларына юнәлтү.

Калдыкларны икенчел эшкәртү (рециклинг һәм утильләштерү) дип чүп-чарны яки җитештерү калдыкларын кабат файдалану яисә әйләнешкә кайтару атала.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International