Экология министры Фәрит Габделганиев рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә контрольне көчәйтергә кушты

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау максатыннан Татарстан районнарын вертолетта очып күзәтү үткәрелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов һәм Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров белән бергә, Казан шәһәре, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау, Питрәч һәм Лаеш муниципаль берәмлекләре территорияләрен күзәтте. Очыш вакытында табигать саклау законнарын бозуны 20 очрагы ачыкланды. Шулар арасында Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында карьер казулар да бар иде, ул фактлар буенча административ чаралар күрелде. Министр Рәмил Низамовка Идел елгасында гомуми таралган файдалы казылмалар чыгаруга рөхсәт документларын тикшерү чаралары үткәрүне йөкләде. Әлеге район территорияләрендә шулай ук рөхсәтсез калдык ташлау урыннары табылды. Үзәк территориаль идарә башлыгына җир кишәрлекләренең ияләрен билгеләү һәм чүплекләрне бетерүне контрольгә алу йөкләнде. Очып күзәтү йомгаклары буенча Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан административ йогынты чаралары кулланылачак. Бозулар турында белешмәләр, чара күрү өчен, алда күрсәтелгән муниципаль районнарның башлыкларына юнәлтелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International