Министрлык эшчәннәре Агач утырту көнендә катнашты

2015 елның 3 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Вороновка (Боровое Матюшино) бистәсендә уздырылган Агач утырту көнендә катнашты. Бу акцияне, урманга сак караш тәрбияләү максатыннан, ел саен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәрә. Агач утырту чаралары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында булып узды. Республика буенча тулаем Урман селекция орлыкчылык үзәгеннән китерелгән ябык тамыр системалы һәм урманчылык питомникларыннан китерелгән ачык тамыр системалы 600 меңнән артык үсенте утыртылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International