2015 елның 29 сентябрендә, Татарстанның Питрәч районы территориясенә дәүләти экологик мониторинг үткәргәндә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре, Россия ЭЭМның Питрәч район бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, Тугаш авылыннан 2 км төньяктарак, гомуми таралган файдалы казылма булган торфны лицензиясез чыгару фактын ачыклады. Торф чыгару урынында фронталь төягеч һәм берничә Камаз автомобиле тоткарланды. Бозучыларга карата РФ КоАП 7.3 ст 1 ө. (“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану” һәм РФ КоАП 8.6 ст. 1 ө. (“Туфракның уңдырышлы катламын башбаштак кубару яки күчерү”) буенча административ материаллар төзелде. Бу хокук бозуны оештыруга бәйле затлар ачыклана.
Файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгына (843) 267-68-67 кайнар линиясе буенча, “Халык контроле” белешмәләр системасының “Законсыз карьерлар” категориясенә, шулай ук eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итәргә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте