Экология министрлыгы хезмәткәрләре автомобильләрен җәмәгать транспортына алыштырды

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясе үткәрелә. Ул автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясавын искәртүне һәм халыкка җәмәгать транспорты, велосипед һәм башка альтернатив хәрәкәт чараларын куллану фикере иңдерүне күздә тота.

Традиция буенча бу көндә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшкә җәмәгать транспорты, велосипед белән яисә җәяү барды. Министрлык каршындагы автотукталыш буш тора.

Бүген Татарстанда 1190 мең чамасы автомобиль бар. Алар бер ел эчендә 323.9 мең тонна тирәсе төтен газы чыгара, бу исә Татарстандагы барлык ташландыкларның 52%ын тәшкил итә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International