Татарстан Экология министрлыгы «Автомобильсез көн»гә кушыла

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрьдә автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында искәртү һәм халыкны җәмәгать транспорты, велосипед кебек альтернатив транспорт чараларын куллануга этәрү максатыннан “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясе үткәрелә. Традиция буенча бу көндә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә эшкә җәмәгать транспортында һәм велосипедта барачак.

2009 елдан алып Татарстанда бу акциядә ел саен 60 меңнән артык автомобиль иясе катнаша. Уртача бер автомобильнең тәүлек саен атмосфера һавасына 5-6 кг чамасы пычраткыч матдә чыгаруын исәпкә алсак, акция үткәрелгән көндә андый пычрату 300 тоннага кими дип әйтергә мөмкин.

Автомобильсез көн традициясе 1998 елда Франциядә барлыкка килгән. Ул чакта аны егермеләп шәһәр үткәргән. 2001 елда бу хәрәкәткә рәсми рәвештә 35 илнең меңнән артык шәһәре кушылган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International