Татарстанлылар «Эшләрбез» бөтенроссия өмәсендә катнашачак

2015 елның 18 сентябре, җомга

2015 елның 20 сентябрендә Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарында “Эшләрбез” бөтенроссия өмәсе үткәрелә. Оештыручылары – Татарстанда Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге һәм “Чүп-чар бүтән юк”, “Чиста булыр”, “ЭКА” җәмәгать оешмалары. Чара Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән Имәнлек урамының яшел зонасында, Җиңү проспектында (18, 30 йортлар), Кече Зәңгәр күлләрдә (Щербаково бистәсендә), Кама Тамагы районында, Тукай районында (Мәләкәс буасында) һәм Түбән Кама милли паркында үткәрелә. 9.30да башлана.

Акция гражданнарны әйләнә-тирәлекне саклауда актив катнаштыруны һәм халыкта экологик культура формалаштыруны күздә тота.

“Эшләрбез” проекты Россиядә 2012 елда барлыкка килде. Өч эл эчендә активистлар җыештыруларга илнең күпчелек төбәкләрендә яшәүче 150 меңләп кешене җәлеп итә алды. 6000 тоннадан артык чүп-чар җыелды. Активистлар 2018 елга кадәр Милли Җыештыру Көне булдырырга ниятли.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International