2015 елның 20 сентябрендә Казанда “Эшләрбез” өмәсе үткәрелә. Оештыручылары – Татарстанда Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге һәм “Чүп-чар бүтән юк”, “Чиста булыр”, “ЭКА” җәмәгать оешмалары. Өмәгә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәм күрсәтә. Бу көндә өмәләр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Түбән Кама милли паркында үткәреләчәк.
Чара гражданнарны әйләнә-тирәлекне актив саклауга җәлеп итү һәм халыкта экологик культура формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте