Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә мөрәҗәгать итеп яисә Министрлыкка үзең килеп, хокук бозу фактының видеосын һәм фотосын кушымталап башкарыла.
Мөрәҗәгать итүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында тулырак белешмәләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-grazhdanam.htm).
1 августтан алып Татарстанда Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Буа, Чистай шәһәрләрендә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында яшәүчеләрдән 23 мөрәҗәгать керде, 8 гражданга түләү башкарылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте