Табигать саклау законнарын бозу турында беренче хәбәрләр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Буада яшәүчеләрдән килде

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

2015 елның 1 августыннан Татарстан территориясендә табигать саклау законнарын бозу турында белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыру башланды. Бүгенгәчә андый хәбәрләр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Буада яшәүчеләрдән алынды. Конкрет хокук бозучыны һәм транспорт чарасын теркәп бирелгән фактик фото- һәм видеоматериаллар буенча Экология министрлыгы инспекторлары административ беркетмәләр төзеде. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау, карьерларны законсыз казу (киң таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән әлеге гражданнар 5 эш көне эчендә 1000әр сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу җинаятьне кылган затларны ачыклауга һәм җәза билгеләүгә турыдан-туры юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләүләр Татарстан бюджеты чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРның әйләнә-тирәлеген саклау, табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарыла.

Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә мөрәҗәгать итеп яисә Министрлыкка үзең килеп, хокук бозу фактының видеосын һәм фотосын кушымталап башкарыла.

Мөрәҗәгать итүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында тулырак белешмәләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-grazhdanam.htm).

 

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International