Иделдә спортив су асты сунары ярышлары үткәрелде

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

11-13 июньдә Идел акваториясендә, Займище бистәсе төбәгендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, спортив су асты сунары ярышлары үткәрелде. Чараны оештыручылар – Татарстан Су асты эшчәнлеге федерациясе, ТР ДОСААФы, “Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы” ҖЧҖ; аларга Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте ярдәм күрсәтте. Шәхси һәм команда исәпләрендә үткәрелгән ярышларда Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чиләбе, Димитровград, Пермь, Магнитогорск, Екатеринбург спортчылары катнашты. Беренче урынны Казан командасы, икенче урынны Димитровград командасы, өченче урынны Чаллы командасы алды. Тотылган табыш Казанның социаль оешмаларына тапшырылды.

Ярышлар гражданнарны спортның хәрби-кулланма төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, су астында йөзүне популярлаштыру, Татарстанның 2015 елгы спорт сезонындагы иң көчле спортчыларын ачыклау максатларын күздә тотты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International