Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелгән санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады.
Аның әйтүенчә, ике ай эчендә муниципаль берәмлекләр, табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклар, предприятие һәм оешмалар, республика халкы санитар-экологик тәртип урнаштыру белән шөгыльләнгән. Күзәтчелек чаралары вакытында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге 7000нән артык бозу, 1635 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, шуларның 1486сы (91%ы) бетерелгән.
Чүплекләрне күп санда бетерүгә күзәтчелек органнарының актив эшчәнлеге, муниципаль башкарма комитетларның зур тырышлыгы аркасында ирешелгән. Аеруча игътибар пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, бакчачылык ширкәтләрен һәм гараж кооперативларын, шәхси торак секторы территорияләрен чистартуга, каты көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар полигоннарын, аларның якын-тирәләрен тиешенчә тотуга, санитар чистартуга, малчылык комплекслары калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыннарын бетерүгә, зиратларда һәм якын-тирә җирләрдә, истәлекле урыннарда санитар-экологик тәртип булдыруга юнәлтелгән. Авыр керешле яисә ерактагы чүпләнгән территорияләрне тиз арада ачыклау максатыннан республика территориясен тимер юл һәм һава транспорты кулланып даими комиссион тикшерүләр үткәрелгән.
Һавадан күзәтүләр барышында торак һәм индустрия инфраструктурасының, урман массивларының, нефть чыгару һәм ташу объектларының, авыл хуҗалыгы җирләренең, үләт базларының торышы тикшерелгән. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе белән берлектә федераль һәм региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының, тимер юл буйларының, аэропорт эшчәнлеге зоналарының, яр буйларының санитар-экологик торышын яхшырту буенча чаралар күрелгән.
Икеайлык чорында административ җаваплылыкка 1212 юридик зат һәм вазифалы зат, 3238 физик зат тартылган. Артем Сидоровның әйтүенчә, гражданнар үзләре кыла торган бозуларның саны аеруча борчый, һәм штрафларны 10 мең сумга кадәр күтәрү турында ярашлы закон чыгару тәкъдиме әзерләнәчәк. (Бүген физик затларга чүп-чар өчен штраф 3 мең сум, кабатланган очракта 5 мең сум тәшкил итә.)
Экология министры шулай ук икеайлык барышында ачыкланган чүплекләр санының, бетерелгән чүплекләр процентының артуын, моңа бигрәк тә барлык ачыкланган бозуларны бердәм рәвештә һәм тулы исәпкә алу, тиешле чаралар күрү исәбенә ирешелүне билгеләп үтте. Барлык белешмәләр икеайлыкта катнашучыларның барысы өчен уртак информацион платформага әйләнгән “Татарстан Республикасының Экологик картасы” геоинформацион системасына интеграцияләнгән.
Артем Сидоров шулай ук Татарстанда мәктәп балаларының актив позициясен ассызыклады. Бу уку елында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йомышы буенча оештырылган “Мәктәп экопатруле” конкурсы кысаларында Экология министрлыгына рөхсәтсез калдыклар турында 1463 хәбәр юнәлтелгән. Барлык хәбәрләрнең 43%ы Чаллы балаларыннан кергән, шулай ук Казан, Түбән Кама, Чистай, Зәй балалары да актив булган.
Икеайлык чараларында яшьләрнең җәмәгать оешмалары да актив катнашкан. “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте иреклеләре көче белән Казан, Яшел Үзән, Югары Ослан парклары һәм яр буйлары җыештырылган. Хәзерге вакытта 2015 ел азагына кадәрге эшләр планы әзер, аңа республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үткәреләчәк уннарча чара: өмәләр, табигать саклау акцияләре, экологик флешмоблар кертелгән. Иң якындагы зур чара 5 июньдә, Бөтендөнья Әйләнә-тирәлекне саклау көнендә үтәчәк. Бу көнне республиканың 15 шәһәрендә, яшьләр форматында, пляжлар, скверлар, парклар, халык күпләп ял итә торган урыннар чистартылачак.
Докладын йомгаклап, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров: икеайлык рәсми төгәлләнүгә карамастан эшләр дәвам итәчәк, Су спорты буенча дөнья чемпионаты алдыннан контроль көчәйтеләчәк, дип белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте