11-13 июньдә, Займище бистәсе төбәгендә Идел акваториясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган спортив су асты спорты ярышлары үткәрелә. Чараны Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте белән берлектә Татарстан Су асты эшчәнлеге федерациясе, Татарстан ДОСААФы, “Татарстан Республикасының диңгез җыены” ҖЧҖ оештыра. Ярышлар шәхси һәм команда исәпләре буенча барачак.
Ярышларның максаты булып гражданнарны хәрби-кулланма спорт төрләренә җәлеп итү, су астында йөзүне популярлаштыру, 2015 елгы спорт сезонында Татарстанның иң яхшы спортчыларын ачыклау тора.
Ярышлар ачык рәвешле, анда 18 яшькә җиткән спортчылар катнаша ала. Чиләбедән, Магнитогорскидан, Екатеринбургтан, Татарстан шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашачак.
Тулырак белешмәләр, бару картасы, катнашу шартлары һәм чараның программасы diving3d.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте