Экология министрлыгы инспекторлары файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын кисәтте

2015 елның 26 мае, сишәмбе
2015 елның 22 маенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелеге инспекторлары Министрлыкның кайнар элемтәсенә гражданнардан кергән хәбәр буенча Казан шәһәренең Идел буе районына рейд оештырды. Рейд барышында Мирный бистәсе янындагы карьердан законсыз рәвештә ком чыгару факты ачыкланды. Бу эш тиешле лицензиясез башкарылган. Урында ком төялгән 4 Камаз, ике җиңел машина һәм экскаватор булган. Россия МВДсының Казандагы 10нчы “Промышленный” полиция бүлеге хезмәткәрләре белән бергә шул бозуга катнашлы кеше­ләр тоткарланды, алардан аңлатмалар алынды, фото- һәм видеоматериаллар төзелде. Хәзерге вакытта әлеге техниканың ияләре ачыклана, әйләнә-тирәлеккә салынган зыян исәпләнә.

Файдала казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгының (843) 267-68-67 кайнар элемтәсенә, “Халык контроле” ДИСның “Законсыз карьерлар категория­сенә, шулай ук eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итәргә мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International