Экологлар гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару урынын ачыклады

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары 2015 елның 14 январенда Авиатөзүчеләр райо-нындагы карьердан законсыз файдалану турында министрлыкның “кайнар линия”се аша гражданнардан кергән белешмә буенча рейд үткәрделәр.
Министрлык хезмәткәрләре 22.00 – 24.00 сәгатьләр арасында гомуми таралган файдалы казылма булган ком төялгән 9 йөк машинасының номерларын һәм маркаларын теркәделәр. Машиналарны оператив озата барып, комны бушату урынын да ачыкладылар. Бергә эш итү өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылды. Карьерны казу урыныннан чыгу юлында 4 йөк машинасы тикшерү өчен туктатылды, 1сенә ком төялгән, 3се буш иде. Тикшерү нәтиҗәсендә комның юлга аударылган булуы ачыкланды. Карьерны законсыз казу урынында, МВД хезмәткәрләре белән берлектә, кардан чистартылган яңа юл табылды, шуның буйлап качып киткән экскаватор һәм төягеч соңрак якындагы бистәдән чыгу юлында полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылды. Хәзер шул хокук бозуга бәйле затларны ачыклау эшләре бара.
Карьерларны рөхсәтсез казу урыннарын оперативрак ачыклау өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы берничә электрон сервисны, шул исәптән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен 267-68-67 “кайнар линия” телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына кабул итүне оештырды. Мөрәҗәгать иткәндә карьерда кулланылучы техниканың маркасын һәм номерын, ориентирларга бәйле рәвештә төгәл эшләү урынын, вакытын һәм датасын, икеяклы бәйләнеш адресын күрсәтергә кирәк. Анонимлык гарантияләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International