Республика мәктәпләрендә «Чисталык дәресе»

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән республика экология-мәгариф акциясе уздырылды. Дәресләрдә лекцияләрне табигать саклау тармакларының, башкарма хакимият органнарының хезмәткәрләре укыды.
Казанның 5нче лицее базасындагы яшь эколог мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре укучыларга Министрлыкның республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән киләсе елдагы планнары турында сөйләделәр. “Казан Кремле” дәүләти тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы хезмәткәрләре һәм “Пилигрим” табигать белеме түгәрәге әгъзалары геологик экспонатлар – үлеп беткән башаяклы моллюсклар – аммонитлар коллекциясен күрсәттеләр.
“Чисталык дәресе” акциясе яшь буында экологик белемнәрне таратуны, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүне, дөньяга экологик караш формалаштыруны, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын яклау һәм үстерүне күздә тота.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International