Казанда «Зилант» экология конкурсы башланды

2014 елның 12 декабре, җомга
Казан Балалар экология-биология үзәге “Зилант” ачык экология форумы үткәрә. Аның кысаларындагы конкурста Казанның мәгариф оешмаларында 8-11 классларда укучылар катнаша ала. Фотография, эссе, стена газетасы, шигырь кебек эшләр кабул ителә торган темалар: “Индустриаль экология”, “Су проектлары”, “Акыллы кеше: социаль экология, психология”, “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоин-дикация”. Конкурс кысаларында шулай ук “Татарстан Республикасында биологик төрле-лекне һәм табигый байлыкларны саклау проблемалары” дигән секция эшләячәк, анда табигать саклау буенча эшләнгән эшләргә хисаплар тыңланачак. Бәяләү критерийлары: конкрет проблеманың практик әһәмияте һәм нигезләнеше; максат һәм бурычларның куелышы; оригиналь чишелеш (авторның проблемага үзаллы карашы); эшләнгән эшнең күләме, табигать саклау проектының үтәлеш дәрәҗәсе; хисапның бизәлеш сыйфаты. Тикшеренү эшләре секциядә каралмый.
Эшләр 2015 елның 23 январена кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International