«Кызыл китап балалар карашында» халыкара экология конкурсы башланды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Ханты-Мансийск шәһәрендә “Кызыл китап балалар карашында” дигән халыкара экологик балалар иҗаты конкурсы башланды. Проект “Коткарырга һәм сакларга” дигән халыкара экологик акция кысаларында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасы астында тормышка ашырыла. Максаты – яшь буында экологик культура һәм планетада үсемлек һәм хайван төрләренең кими баруы проблемасына дөрес караш формалаштыру. Конкурста Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче 6-17 яшьләрдәге балалар катнаша ала. Номинацияләре – экология һәм әхлак темасына кагылышлы эссе, фотография, рәсемнәр, графика, скульптура. Шулай ук төрле төбәкләрнең, илләрнең Кызыл китаплары белән танышудан соң, бетә баручы төрләрне аеруча саклаулы территорияләрдә күргәннән соң, фильмнар караганнан соң, зоопаркларда булганнан соң барлыкка килгән тәэсирләр буенча ясалган иҗат эшләре дә кабул ителә. Эшләрне һәм гаризаларны конкурска 31 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International