Казанда юниорларның «Үсенте» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Казанда юниорларның “Үсенте” бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды. Аны Балаларның шәһәр экология-биология үзәге белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе үткәрә. Максаты – Россиянең мәгариф оешмаларында укучыларны урман экосистемаларын һәм табигать саклау эшчәнлеген өйрәнүгә җәлеп итү, аларның экология, урманчылык, урманнарны саклау алымнары буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм күнек-мәләрен ныгыту, яшь буынны экология һәм урманчылык һөнәрләре белән кызыксындыру. Конкурста Казанның белем бирү оешмаларында укучы 14-18 яшьтәгеләр катнаша ала. Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
• урман белеме һәм урманчылык
• урман хайваннары экологиясе
• урман үсемлекләре экологиясе
• табигать саклау эшчәнлеге
• урман хуҗалыгында һөнәри эшчәнлеккә әзерләнү
Эшләр 2014 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International