ТР экология һәм табигый байлыклар министры В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экологик фондның башкарма директоры белән очрашты

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 1 октябрендә, Татарстанда “Газпром” ААҖ ярдәме белән үткәрелә торган Экологик агарту көннәре кысаларында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экологик фондның башкарма директоры Ольга Плямина белән эшлекле очрашу үткәрде.
Ольга Пляминага Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшчәнлеге һәм бөтен табигать саклау комплексының Татарстанда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре күрсәтелде.
Очрашуда Министрлыкның В.И.Вернадский исемендәге фонд белән арытаба хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде, алар исә, барыннан элек, Татарстанда яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча уртак эшләргә бәйле.
Очрашу нәтиҗәләре буенча 2015 елдагы уртак эшләр планы проекты төзелде, аңа яшьләрнең берничә иҗат конкурсын, экологик акцияләр, республиканың мәгариф оешмаларында бердәм экологик дәресләр үткәрү керә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International