Табигать саклау тармаклары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсе булып узды

2014 елның 26 сентябре, җомга
24 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Прокуратурасында табигать саклау органнары җитәкчеләренең табигатьтән файдалану өлкәсендәге хокук бозуларга һәм җинаятьләргә каршылык буенча координацион киңәшмәсе булып узды. Аны Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән берлектә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Экология министры Артем Сидоров үз докладында әйткәнчә, республикада үткәрелә торган күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеге табигать күзәтчелеге органнарының хезмәттәшлегенә турыдан-туры бәйле. Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә тупланган хокук куллану тәҗрибәсе, җитди матди-техник база һәм иң заманча эко-аналитик җиһазлар куллану ел саен 7 меңләп контроль тикшерүе үткәрергә мөмкинлек бирә. Быел табигать саклау законнарын үтәү таләпләре буенча 6027 тикшерү үткәрелеп, 5318 закон бозу ачыкланган, 4515 беркетмә төзелгән. Барлыгы 31 617 797 сумлык штраф санкцияләре салынган. Арытаба сулык саклау зоналарының һәм яр саклау полосаларының чикләрен исәпкә алып сулык саклау законнарын бозуларны булдырмау, Татарстан елгалары акваторияләрендә җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, рациональ куллану һәм саклау өстендә эшне көчәйтергә кирәк.
Соңыннан “ИТ-парк” технопаркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Татарстан Республикасының Экологик картасы” һәм “Халык контроле” дәүләти информация системалары Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифановка күрсәтелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International