Автомобильсез көндә экология министры Артем Сидоров җәмәгать транспортыннан файдаланды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә Автомобильсез көн акциясендә катнаштылар. Министрлык янындагы автостоянка бикле, ә хезмәткәрләр җәмәгать транспортында, вахта автобусында һәм велосипедта йөрде. Министр Артем Сидоров та җәмәгать транспортыннан файдаланды. Татарстан Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдән соң ул эш урынына 8нче троллейбуста килде. Аның әйтүенчә, бүген Автомобильсез көн акциясенә һәркем кушыла ала, җәмәгать транспорты торган саен яхшырак эшли, велосипедта йөрү мөмкинлекләре дә бар.
Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искәртү һәм халыкка альтернатив хәрәкәт чараларыннан файдалану идеясе иңдерү максатыннан үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International