Барчабыз бер планета өчен!

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
“Җир сәгате” еллык халыкара акциясе быел 29 мартта җирле вакыт белән 20.30 – 21.30 арасында уздырыла.
Чараны Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) ел саен мартның соңгы шимбәсендә уздыра һәм аерым кешеләрне, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль берәмлекләрне, коммерция оешмаларын – барысын да электр утын һәм үтә хаҗәт булмаган башка электр приборларын (лифтлардан башка) бер сәгатькә сүндереп торырга чакыра. Бу климат үзгәрешләре, кешелекнең энергетик ярлылануы проблемалары белән кызыксынуны көчәйтү өчен эшләнә.
Былтыр Татарстан буенча акциядә барлык муниципаль берәмлекләр, 200дән артык предприятие һәм оешма катнашты. Нәтиҗәдә 1 498 000 КВт/сәг энергия янга калдырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International