Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыклады

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан көнбатышта урнашкан Кирлегәч яткылыгында (1нче кишәрлектә) “Кирлегәч карьер идарәсе” ҖЧҖ тарафыннан законсыз рәвештә бурташ чыгару фактын ачыклады.
Юридик затка РФ КоАП 7.3 ст. 2 өлеше буенча файдалы казылма чыгаруның лицензиядә каралган шартларын бозган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, атап әйткәндә – лицензияле кишәрлектә геологик эзләнү эшләре проекты һәм техник проект тиешле тәртиптә әзерләнмәгән һәм килештерелмәгән. Шулай ук юридик затка РФ КоАП 8.5 ст. буенча 2013 ел өчен каты файдалы казылмалар запасының торышы һәм үзгәреше турында белешмәләрне аңлы рәвештә бозып күрсәткән өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Тапшырылган статистик хисапларга караганда, “Кирлегәч карьер идарәсе” яткылыкның 1нче кишәрлегендә эшчәнлек алып бармаган.
Лениногорск шәһәр суды карары белән “Кирлегәч карьер идарәсе” предприятиесенең эшчәнлеге туксан тәүлеккә туктатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International