Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнарын бозу фактын ачыклады

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, планлы тикшерүгә чыгып, “ТИС” ҖЧҖнең закон бозып эш итүен ачыкладылар. Порошоклы буяуны полимерлаштыру мичен эшләткәндә оешма атмосфера һавасына махсус рөхсәтсез килеш зарарлы пычраткыч матдәләр чыгарган, шуның белән “Атмосфера һавасын саклау турындагы” Федераль законның (№ 96-ФЗ, 04.05.1999) 14 ст. 1 пунктын бозган.
Юридик затка карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. “Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу” буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде
Эш материаллары Алабуга шәһәр судына тапшырылды. Суд карары белән “ТИС” ҖЧҖның эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International