Кама буе идарәсе инспекторлары Яр Чаллыга мониторинг үткәрделәр. Машина төзелеше урамында экологлар санкцияләнмәгән көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеген теркәгәннәр.
Хокук бозуның гомуми мәйданы – 2 900 кв. м, күләме-582 куб. м.
Җир кишәрлегенең муниципаль милектә булуы ачыкланды.
Яр Чаллы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, мондый хокук бозулар өчен РФ КоАПның «җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» 8.2 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган.