Бүген Санкт-Петербургта «Зур шәһәр экологиясе» Халыкара форумы старт алды, ул Нева Халыкара Экология Конгрессы эгидасы астында һәм «экологик иминлек»милли проектына ярдәм йөзеннән уза. Дискуссия мәйданчыкларында әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйләшү өчен Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән белгечләр очрашачак.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин төбәк министрларының эшлекле иртәнге ашында катнашты инде. Шулай ук бүген ул форумның рәсми ачылышында, пленар утырышта булачак һәм «Россия экология җәмгыяте: интеллектуаль экоповестка формалаштырып»регионнар форумында доклад белән чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, форумның ике көнлек программасына 60 тан артык чара һәм җиде тематик трек керә, алар арасында регионнар һәм шәһәрләр экологиясе, «йомык цикллы икътисад» яңа федераль проектын гамәлгә ашыру, экологик мониторинг системаларын кертү технологияләре һәм практикалары, су ресурсларын саклау һәм тыюлыклар фондын үстерү мәсьәләләре.
Форум Россиядә табигать ресурсларын саклауга, экологик иминлекне ныгытуга һәм эре шәһәрләрдә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган инновацион табигатьне саклау җайланмаларын һәм технологияләрен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.
Белешмә: чара РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы, Санкт-Петербург хөкүмәте, Россия экология операторы һәм Россия экология җәмгыяте ярдәмендә оештырылды.
Фото "зур шәһәр экологиясе" форумының "ВКонтакте"рәсми битеннән алынган.