Арбитраж суды экологларның таләпләрен хуплады һәм Лениногорск районы башкарма комитетын 600 мең сумнан артык түләргә мәҗбүр итте

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыклары полигоны янында санкцияләнмәгән ике чүплек тапкан иде.

Беренче чүплекнең мәйданы - 375 кв. м, күләме - 375 куб. м. икенче чүплекнең мәйданы - 594 кв. м, күләме-891 куб. м.

Экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар. Ул 623 мең сум тәшкил иткән. Экология министрлыгы инспекторлары хокук бозуны ирекле рәвештә бетерү һәм китерелгән зыянны каплау таләбе белән дәгъва юллаган. Әмма таләпләр канәгатьләндерелмәде. Ведомство Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте, ул табигатьне саклау ведомствосы позициясен хуплады.

Лениногорск районы башкарма комитеты суд карары белән килешмәде һәм Самарадагы 11 нче арбитраж апелляция судына апелляция шикаятен бирде. Суд, эш материалларын карап чыгып, ТР Арбитраж суды карарын үзгәрешсез калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International