Элегрәк Тукай районында экологик күзәтчелек кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары Круглополь авыл җирлеге территориясендә экологик кануннарны бозуны ачыклаганнар. Башкарма комитет тарафыннан авыл җирлегенең үз ихтыяҗлары өчен гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару алып барылды, ләкин эшләр тәмамланганнан соң җирләр торгызылмады, бу исә «җирләрне рекультивацияләү һәм консервацияләү кагыйдәләрен раслау турында»РФ Хөкүмәтенең 781 нче карарын бозу булып тора.
Закон нигезендә, файдалы казылмалар чыгарганнан соң рекультивация үткәрергә — бозылган җирләрне торгызырга кирәк. Ләкин Круглополь авыл җирлеге башкарма комитеты моны эшләмәде. Экологлар табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм хокук бозуларны бетерү турында кисәтү юлладылар.
Әмма кабат тикшерү вакытында белгечләр рекультивациянең элеккечә үткәрелмәгәнлеген ачыклаганнар. Нәтиҗәдә Татарстан Экология министрлыгы Тукай район судына мөрәҗәгать итте.
Суд Тукай районы Круглополь авыл җирлеге Башкарма комитетының гамәлләрен канунсыз дип таныды һәм 6 ай эчендә участокны торгызырга йөкләде.