Яшь табигать сакчылары Татарстанның тыюлык эшенә чума башладылар!

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасыннан «Тыюлыклы Татарстан»Экологик агарту проекты старт алды. «Байтик»сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында 40 укучы һәм студент җыелды. Проект Россия Федерациясе Президентының Президент табигать фонды биргән грант ярдәме нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.

Оештыручылар балалар өчен эчтәлекле өч көнлек программа әзерләделәр. Рәсми өлештән соң «МСТТ: тормыш территориясе, анда безнең куллар кирәк»панель сессиясе узды. Фикер алышуда Экология министрлыгының җир ресурсларын саклау бүлеге белгече Вероника Исаева катнашты. Экспертлар табигатьне саклау системасының ничек эшләве, ни өчен тыюлык территорияләрен «төбәкнең тере каркасы» дип атаулары, һәм яшьләр энергиясе, волонтерлык һәм фәнни эзләнү табигать өчен чын ярдәм булып торуы турында сөйләделәр.

Укучыларга шулай ук Конкурс биремнәрен үтәргә, лекцияләр тыңларга һәм мастер-классларда үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Иң инициативалы ун эко-активист Идел-Кама тыюлыгында дүрт көнлек стажировка узу мөмкинлеге алачак, анда алар табигать саклау эше белән танышачак һәм тыюлык белгечләре белән аралашачак.

«Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Тыюлыклы Татарстан» проекты кысаларында 2026 елның мартыннан октябренә кадәр чаралар сериясе узачак: тыюлык эше буенча кадрлар мәктәбе, экологик десантлар һәм вакансияләр ярминкәсе.

Исегезгә төшерәбез, «Тыюлыклы Татарстан» проекты «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» ФДБУ, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International