Элегрәк вертолет очышы вакытында Кама аръягы идарәсе инспекторлары Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар җыюны теркәгәннәр иде.
Хокук бозуның гомуми мәйданы 89 кв. м тәшкил иткән. җир кишәрлегенең муниципаль милектә булуы ачыкланган.
Инспекторлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар. Ул 57 мең сум тәшкил иткән.
Түбән Кама районы башкарма комитетына экологлар кисәтү һәм дәгъва юлладылар. Чүплек бетерелә, ләкин Башкарма комитет зыянны түләүдән баш тарта.
Министрлык ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен канәгатьләндерде.