Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәренең 62нче мәктәбендә булдылар һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрделәр.
Белгечләр балаларга эколог һөнәре турында сөйләделәр. Алар эшчәнлекнең төп юнәлешләрен атадылар: фәнни-тикшеренү эшләре, әйләнә — тирә мохитне саклау, шулай ук агарту эшләре-чөнки экологлар мәктәп укучылары һәм студентлар өчен даими дәресләр үткәрә.
Балалар тыңлап кына калмадылар, дәрескә актив кушылдылар: алар командаларга бүленеп, үзләрен табигатьне саклау проектларын эшләүчеләр ролендә сынап карадылар. Мәктәп укучылары калдыкларны аерым җыю һәм шәһәр күлләрен экореабилитацияләү пунктларын булдыру идеяләрен тәкъдим иттеләр.
Очрашу күчмә экология лабораториясе белән танышу белән тәмамланды. Инспекторлар укучыларга заманча җиһазлар күрсәттеләр һәм әйләнә-тирә мохит торышын мониторинглау өчен кулланыла торган ысуллар турында сөйләделәр.