Чаллы шәһәре һәм Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар. Төзелеш һәм көнкүреш калдыкларының беренче чүплеге Яр Чаллы Автозавод районында теркәлгән. Хокук бозу мәйданы 11 кв. м тәшкил иткән. Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү игълан ителде. Икенче чүплекне инспекторлар Тукай районының Олы Шилнә авылында табалар. Хокук бозу мәйданы 23 кв. м тәшкил иткән. Район башкарма комитетына да кисәтү юлланды. Исегезгә төшерәбез, Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык РФ КоАПның 8.2 маддәсендә каралган.