Азнакайда 9 футбол кыры зурлыгындагы зур чүплекне бетерәләр

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәр суды экологларның таләпләрен хуплады һәм шәһәрнең Башкарма комитетын чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.

Элегрәкик буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Экологлар «Юлдаш»гараж ширкәтендә рөхсәтсез калдыклар җыюны теркәгәннәр.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 63 мең кв. м. тәшкил иткән.

Шәһәр Башкарма комитеты адресына инспекторлар рөхсәтсез калдыклар ташлауны бетерүне таләп итеп дәгъва юллаган. Әмма хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәде.

Экологлар Азнакай шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткәннәр. Суд министрлык таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде һәм чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International