Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәттә су законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
Һади Такташ урамында кишәрлек хуҗасы кешеләрнең Бигашка елгасына ирекле керүен чикләгән койма урнаштырган. Коймадан суга кадәр ара 5 метрдан да кимрәк иде, бу РФ Су кодексының 65 маддәсен бозу булып тора.
Инспекторлар физик затка койманы бетерүне таләп итеп дәгъва юллаган. Әмма экологлар күрсәтмәсе билгеләнгән вакытта үтәлмәде.
Белгечләр Әлмәт шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд экологлар ягына басты һәм хокук бозучыны яшәүчеләрнең елгага ирекле керүен тәэмин итәргә мәҗбүр итте.