Казанда “ESG-проектлар белән идарә итү” компетенциясе буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы тәмамланды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

26-29 гыйнварда В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте базасында “ESG-проектларны оештыру һәм идарә итү” компетенциясе буенча “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабы узды. 

Чара "Яшьләр һәм балалар” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Ярышларда Казан, Түбән Кама һәм Яшел Үзәннән һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.

Чемпионатны ачу тантанасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Илдар Шакрамов мөрәҗәгать итте. Ул экология һәм регионның тотрыклы үсеше өлкәсендә кадрлар потенциалын әзерләү өчен чараның әһәмиятен ассызыклады: 

“Мондый чемпионатларны уздыру һөнәри компетенцияләрне үстерүгә генә түгел, әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча гамәли бурычларны хәл итүгә дә ярдәм итә. Һәр катнашучыга югары нәтиҗәләргә һәм һөнәри үсешкә ирешүләрен телим”.

Конкурсның дүрт көне дәвамында катнашучылар тормыш сыйфатын һәм әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга юнәлдерелгән биремнәрне үтәделәр. Программага инструменталь контроль буенча гамәли эшләр (газ анализаторының һавадагы метан концентрациясен үлчәүне дә кертеп), мәгълүматларга җыелма анализ үткәрү һәм исәпләнгән бурычларны үтәү кертелгән.

Конкурс эшләрен бәяләү йомгаклары буенча региональ этапта җиңүчеләр билгеләнде:

  1. Иделия Хәкимова (В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте);
  2. Әмир Лотфуллин (Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Түбән Кама шәһәре);
  3. Ангелина Әхмәдова (Яшел Үзән суднолар төзү көллияте).

Әлеге катнашучылар “Профессионаллар” Бөтенроссия чемпионатының киләсе этабында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы экологик белем бирүне үстерүгә һәм белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирә. В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте ведомство белән нәтиҗәле хезмәттәшлек кысаларында тиешле компетенцияләр буенча база белем бирү мәйданчыгы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International