Бүген экология министры Азат Җиһаншинның Татарстанның СИБУР компаниясе төркеме предприятиеләре җитәкчеләре Айрат Сафин (“Казаноргсинтез”) һәм Марат Фәләхов (“Түбән Кама Нефтехим”) белән эшлекле очрашуы узды.

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Очрашуда шулай ук Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Исмаилов катнашты.
Предприятиеләрнең экологик көн тәртибе һәм алар гамәлгә ашыра торган табигатьне саклау юнәлешендәге чаралар турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, “Түбән Кама нефтехим” һәм “Казаноргсинтез” Татарстанның экологик юнәлешле предприятиеләре флагманнары, алар беренчеләрдән булып атмосфера һавасы сыйфаты мониторингы мәгълүматларын ачтылар, производстволарны модернизацияләүгә һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертүгә зур игътибар бирәләр.
Моннан тыш, Казаноргсинтез ярдәмендә Лачын-балобанны торгызу проекты, су саклау урман полосаларын реконструкцияләү проекты һәм башка күп кенә экологик агарту чаралары гамәлгә ашырыла. “Түбән Кама Нефтехим” су биоресурсларын тулыландыру белән актив шөгыльләнә. Өч ел эчендә Кама акваториясенә 800 мең чөгә маймычы җибәрелгән.

 Очрашуда шулай ук “Экологик иминлек” милли проектын гамәлгә ашыруның барышы турында да фикер алыштылар. РЭҖнең Татарстан бүлеге үсешенә һәм аның хакимият, бизнес һәм җәмгыять арасындагы экологик бурычларны хәл итүдәге роленә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International