Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм хокук бозучыны 300 мең сум түләргә мәҗбүр итте

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәтнең Первомайская урамында рөхсәтсез калдыклар җыюны теркәгәннәр иде.

Хокук бозу мәйданы 366 кв. м тәшкил иткән.

Белгечләр туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгарганнар. Ул 306 мең сум тәшкил иткән.

Участок физик затның милкендә булуы ачыкланган. Экологлар хокук бозучыга чүплекне бетерү һәм зыян суммасын түләү таләбе белән дәгъва юллаган. Әмма инспекторларның таләпләре үтәлмәде.

Министрлык Казанның Совет район судына дәгъва гаризасы бирде. Материаллар хокук бозучыны теркәү урыны буенча Удмуртия Республикасының Якшур - Бодья район судына җибәрелде. Суд тикшерүе нәтиҗәләре буенча экологларның таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International